Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Питрәчлеләр игътибарына: 2021 елда ял көннәре һәм каникуллар күбрәк булачак

Ел буе тырышып эшләрбез дә, рәхәтләнеп ял да итәрбез.

Инде белгәнебезчә, 31 декабрь быелдан ял көн булачак, гыйнвар яллары бересеннән унысына кадәр дәвам итә - беренче эш көне 11 гыйнвар.

23 февральдә өч көнлек каникул көтелә - 21, 22, 23е ял итәчәкбез. 23е сишәмбегә туры килә. Әмма 20се, шимбә көн ялы дүшәмбегә күчерелә. 3 көнлек каникул алдыннан 6 көнле эш атнасы булачак.

8 март дүшәмбегә туры килү сәбәпле, тагын бер өч көнлек каникул барлыкка килә. Алтысыннан сигезенә кадәр ял булачак.

Май башында ике өч көнлек каникул көтелә. Май яллары бересеннән өчесенә һәм сигезеннән унысына кадәр дәвам итә. 1,2,3 һәм 8, 9, 10 ял итәбез. 4, 5, 6, 7 майлар эш көннәре була.

Россия көнендә дә өч көнлек каникул көтелә. 12,13,14 ял итәбез. 11 июнь кыскартылган эш көне була.

Ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан дүрт көнлек каникул көтелә. 4,5,6,7 ял итәбез. 3 ноябрьдә кыскартылган эш көне булачак.

Болардан тыш Татарстанда 13 май (Ураза бәйрәм) 30 август һәм Корбан бәйрәм (20 июль) ял көне булачак. 30ы дүшәмбе, шул сәбәпле, Татарстанда тагын бер өч көнлек каникул барлыкка килә. Дини бәйрәмнәр атна уртасына туры килә - Ураза бәйрәм чәршәмбегә, Корбан бәйрәм сишәмбегә туры килә.

2021 елда 118 ял көне була, бу дүрт ай дигән сүз. Бәйрәм көннәре 29, ял көннәре - 89. 28 көн - отпуск. 

Димәк, 2021 елда рәхәтләнеп эшләргә дә, ял итәргә дә мөмкинлек булачак.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса