Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Питрәчлеләргә кабат призлар әзерләделәр

"Татмедиа" АҖ призлары кабат үз ияләрен көтә. 2018 елның икенче яртыеллыгына өч яки күбрәк басмасына язылган һәркемне "Язылган өчен телевизор" традицион акциядә катнашырга чакыралар.

Суперприз аласыгыз киләме?
Иң элек акциядә катнашучы басмалар белән танышыгыз. Моны нәшрият сайтында яисә почта бүлегендә эшләргә була. Анда сезне кызыксындырырлык нәрсә, һичшиксез, табылачак.
Алга таба 2018 елның икенче яртыеллыгына нәкъ менә "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте чыгара торган өч басмага почта яки Интернет аша (ТР дәүләт хезмәтләре порталында яисә Россия Почтасы сайтында) язылырга кирәк.
Шуннан соң, телефон номерыгызны күрсәтеп һәм "Акция" дип тамгалап, матбугатка язылу турындагы квитанцияләрнең күчермәләрен түбәндәге адрес буенча җибәрәсе генә кала: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2 яки podpiska@tatmedia.ru. Моны 2018 елның 16 маеннан 20 июленә кадәр эшләргә була.
Призлар 2018 елның 24 августында уйнатыла.
15 юрган, өч данә цифрлы фотоаппарат һәм төп приз - 32 диагональле телевизор уйнатылачак. Матбугат басмасына язылу турындагы квитанцияләрне җибәрегез һәм призлар уйнатуда катнашыгыз. Бу юлы нәкъ тә сезгә уңыш елмайсын!
Акция нәтиҗәләренә карамастан, Татарстанның һәрбер районында "Татмедиа" АҖ басмаларына максималь суммага язылган бер әбүнәче бүләк алачак.
Реклама хокукында
16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса