Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәчлеләргә яңа җитәкчене тәкъдим итәбез

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы итеп Дмитрий Сергеевич Кузнецов билгеләнде.

Дмитрий Сергеевич 1986 елда Казан шәһәрендә туа. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының физик культура факультетын тәмамлый. “Социаль-гуманитар белем бирү үзәге”ндә менеджмент өлкәсендә өстәмә белем ала.
Хезмәт эшчәнлеген Казан шәһәрендәге “Ракета” балалар-яшүсмерләр комплекслы спорт мәктәбендә туплы хоккей буенча тренер буларак башлый, соңрак шушы ук спорт мәктәбенең административ-хуҗалык өлеше буенча директор урынбасары булып эшли.
Туплы хоккей буенча спорт мастерлыгына кандидат, 2003 елда юниорлар арасында туплы хоккей буенча Россия чемпионатының бронза призеры.
Казан шәһәрендә туплы хоккей буенча дөнья чемпионатын һәм Бөтендөнья җәйге Универсиаданы оештыру һәм үткәрүдә катнаша.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса