Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәчтә наратлыкта музей фестивале узачак

Районда беренче тапкыр ачык һавада музей фестивале старт алды. Ул берничә авылда уза. Бу шимбәдә әлеге чара Питрәчтә зур бәйрәм белән тәмамланачак. Ул 17.30 сәгатьтә башланачак.

Чараның үзәгендә күргәзмәләр булачак. Тамашачыларга бик күп экспонатлар тәкъдим ителәчәк: көнкүреш әйберләре, фотографияләр, документлар, борынгы техника һәм башкалар. Күргәзмәләр, 1930 елдан башлап, ун ел саен темаларга бүленә. Һәр әйберне тотып карарга, аның тарихы белән танышырга мөмкин булачак.
Шулай ук кунакларны концерт, фотозоналар, халык уеннары, спорт ярышлары, интерактив мәйданчыклар, мастер-класслар, Халыклар күргәзмәсе, милли ризыклар көтә. Биредә шулай ук «Питрәч таңнары» район халык иҗаты фестиваленең гала-концерты узачак, анда 18 коллектив катнашачак. Көн яхшы булса, мәйдан өстендә һава шарлары очачак. Казанның  танылган  музыкаль төркеме бәйрәмнең  хедлайнеры булачак.  Бәйрәм салют белән тәмамланачак.
6+
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса