Питрәчтә Яңа елга әзерлек башланды
Бөтен җирдә бәйрәм рухы сизелә. Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре җитә. Кибетләр, оешмалар матур гирляндалар белән бизәлә, сатуда серпантин, чыршы уенчыклары, пиротехникалар күренә башлады.
Балалар шәһәрчегендә төп чыршыны урнаштыра башладылар. Яшел гүзәлкәйнең каркасларын җыйдылар инде. Тиздән чыршыкай матур утларын кабызып, Питрәчне ямьгә күмәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа