Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Район башлыгы Илһам Кашаповның «Әлбәден» хәрби уеннары» фестивале уңаеннан мөрәҗәгате

Кадерле кунаклар һәм фестивальдә катнашучылар

Петр Гавриловның тормышы һәм хәрби юлы беркемне дә битараф калдыра алмый. Ул какшамас ышанычлы, көчле рухлы, җаваплы кеше. Герой шундый сыйфатларга ия булырга тиеш. 
Шундый якты үрнәктә без яңа буын тәрбияләргә тиеш тә инде. 
«Әлбәден» хәрби уеннары» фестивале Хәтер һәм кайгы көне алдыннан үткәрелә. Бу көннәрдә без һәлак булган сугышчыларны һәм тыныч тормыш яшәүчеләрне - Бөек Ватан сугышында җиңүгә үз өлешләрен керткән барлык кешеләрне искә алабыз. 
Сугыш нәтиҗәләре башкача булса, безнең киләчәк нинди булыр иде? Фашист илбасарларына каршы көрәштә дөньяны гаять зур тырышлык, зур корбаннар бәрабәренә саклап кала алдылар. 
Мин республика җитәкчелегенә ярдәм итүләре өчен бик рәхмәтле. Район проекты буларак барлыкка килгән бу фестиваль бүген зур масштабта үткәрелә. Мәйданчыкта зур эш башкарылды һәм аны үстерү буенча планнарыбыз бар әле. Әлеге проектны тормышка ашыруга өлеш кертүчеләрнең барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерәм. 
Тарихны үзгәртеп булмый, диләр. Әмма бүген совет кешеләренең фашизмны Җиңүгә керткән өлешен үзгәртергә яки киметергә тырышалар. Сугыш елларының авырлыгын һәм дәһшәтен белмәгән кешеләрнең инде дүртенче буыны яши. Тагын берничә ел бу вакыйгалар шаһитлары - Бөек Ватан сугышы турында бөтен дөреслекне сөйли алачак ветераннарыбыз да калмаячак. 
Патриотик юнәлештә актив эш алып барырга кирәк. Без бит җиңүчеләр буыны, шуңа күрә бу хакта онытмаска тиешбез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса