Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Район башлыгы Илһам Кашаповның Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котлавы

Кадерле питрәчлеләр!

Сезне чын күңелдән якынлашып килүче яңа 2021 ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлыйм!
2020 ел күпкырлы булды, ул безне ныклыкка сынады. Һәрберебез яңа шартларда яшәргә һәм эшләргә өйрәнде. Минемчә, без максат һәм бурычларны дөрес билгеләдек, дөрес эш йөрттек. Район тормышында катнашуыгыз,  аңлау һәм  ышаныч күрсәткәнегез өчен барлык халыкка чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Узып баручы ел һәркайсыбызга яңа җиңүләр, шатлык, очрашулар һәм ачышлар алып килде. Район тормышында да 2020 ел белән бәйле вакыйгалар һәм даталар бар. Бу - Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы кебек юбилей даталары. Питрәч районы оешуга 90 ел тулуны билгеләп үтте. Моннан тыш, узып баручы елда без мөһим сайлау ясадык. Сентябрьдә без Татарстан Республикасы Президентын сайладык. Моннан тыш, без сезнең белән республикабыз һәм районыбызның  үсеш юлын сайладык.

Барлык өлкәләрдә дә уңышларыбыз бар. Бу район хезмәт коллективлары казанышы. Аларның хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсендә 2020 елда лаеклы нәтиҗәләргә ирешелде. Чын күңелдән район территориясендә эшләүче барлык предприятие, учреждение һәм оешма җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәсем килә.
Сугыш, хезмәт ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, барлык аксакалларга киңәшләре һәм ярдәмнәре өчен рәхмәтем чиксез.
Яңа елда шатлыклы вакыйгалар күбрәк булсын! Аны гаиләләрегез белән каршылавыгызны телим. Сезгә нык сәламәтлек, зур бәхетләр, муллык һәм иминлек телим!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса