Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы Газета

Район башлыгы Илһам Кашаповның Янгын сагы көне белән котлавы

Хөрмәтле ветераннар һәм янгын сагы хезмәткәрләре!

Һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе Янгын сагы көне белән иң ихлас котлауларны кабул итегез!
Сезнең хезмәт һәрвакыт иң куркыныч, әмма иң игелекле хезмәтләрнең берсе булды. Куркыныч турында беренче сигнал килүгә сез ут белән көрәшкә керешәсез. Сайлаган һөнәрегез сездән аерым осталык, тиз арада карарлар кабул итүне таләп итә - кешеләрнең тормышы, сәламәтлеге һәм иминлеге аларга бәйле булуын яхшы аңлыйсыз.  Сезнең осталыгыгыз, кыюлыгыгыз, катлаулы хәлләрдә көйле эш итүегез соклану һәм хөрмәткә лаек.
Уттан саклауны тәэмин итү буенча көндәлек киеренке хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Янгын сагы хезмәте ветераннарына рәхмәтләребез чиксез.  Барыгызга да  бәхет, сәламәтлек, иминлек,  алга таба авыр хезмәтегездә зур  уңышлар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса