Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Район газетасы өчен девиз уйлап табыгыз!

Без район газетасына язылучылар өчен яңа конкурс игълан итәбез. Гомуми приз фонды 12 000 сум тәшкил итә.

Шартлары гади:

  • 2021 елның 2 яртыеллыгына «Вперед» яки «Алга» газеталарына язылу;
  • безнең район газетасының асылын чагылдыручы бер җөмләдән торган матур яңгырашлы девиз уйлап табу;
  • газетка язылу турында квитанциягезнең күчермәсен һәм девиз текстын редакциянең algared@yandex.ru электрон адресына җибәрү.

25 июньдә Instagramда безнең аккаунтта турыдан-туры эфирда без көнкүреш техникасы кибетенә 4000 сумлык, косметика һәм хуҗалык товарлары кибетләренә ике 3000әр сумлык сертификатлар уйнатачакбыз.
Шулай ук газетабыз коллективыннан махсус бүләк булачак – 2000 сум. Акчаны безнең өчен иң креатив һәм кызыклы девиз уйлап тапкан әбүнәче алачак. Махсус призга ия булучыны редакция сайлаячак.

Квитанцияләр һәм девиз текстлары 2021 елның 25 июненә (10.00 сәгатькә) кадәр кабул ителә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X