"Вперед" ("Алга") район газетасы журналисты Ольга Шәрипова 2017 елда ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы тарафыннан гамәлгә ашырылган дәүләт
программаларын массакүләм мәгълүмат чараларында актив яктыртканы өчен Министрлык Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ольгага Рәхмәт хатын әлеге идарә тармагы җитәкчесе - министр Ирек Фәйзуллин тапшырды.