Акциядә 2021 елның беренче яртыеллыгына газетага язылган һәм безгә квитанцияләр җибәргән укучыларыбыз катнашты.
«Татмедиа» АҖ филиалы «Питрәч-информ» «Вперед» («Алга») газетасына язылучылар арасында бәйге үткәрде. Бүләкләр өчен 600 дән артык кеше көрәште, алар арасында ВКонтакте һәм Инстаграмның турыдан-туры эфирында очраклы рәвештә 12 бәхетле кешене сайладык.
Безнең призлар һәм приз ияләре:
Төп приз – Электрогриль - Керәшен Сәрдәсе авылыннан Т.А. Ермолаева;
Бер тапкыр ТВга котлау бирү өчен сертификат - "Забота” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән Ф.И. Туркунова;
Газетада бер тапкыр котлау бирүгә сертификат - Керәшен Сәрдәсе авылыннан Е.А. Никитина;
Яңа ел символы рәвешендәге копилка – социаль яклау бүлегеннән Н.Е. Вигунова;
19 литр “Сестрица" суы - Питрәч авылыннан Лаврентьева М.;
Шампан шәрабы – район эчке эшләр бүлгеннән Р.Р. Билалов;
3 килограмм шампиньон - МУП ЦКСтан Серебрякова Л;
3 кг мандарин – район үзәк хастаханәсеннән Даминова Ю.А.
Яңа ел өстәленә 3 җыелма - Княжа авылыннан Н.И. Нургалеева; «Солнышко» балалар бакчасыннан С.В. Постаромова һәм мәшгульлек үзәгеннән В.С.Пушкова.
Баллы бүләк җыелмасы - район үзәгенең беренче мәктәбеннән Е.А. Галактионов.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм конкурста катнашучыларга, газетага язылучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез! Призларны безнең редакциядән Питрәч авылы, Совет урамы, 34 адресы буенча алырга кирәк булачак.