Район газетасына язылыгыз!
Киләсе елда да безнең район вакыйгаларыннан хәбәрдар булырга телисезме? Хезмәттәшләрегез, күршеләрегез, туганнарыгыз турында укырга телисезме? Ул чакта киләсе ярты елда да безнең белән булыгыз!
Газетага үзегез өчен дә, шулай ук башкалар өчен дә районның барлык почта бүлекләре яки ТР дәүләт хезмәтләре сайтында язылырга мөмкин. Моннан тыш, безнең басмаларга хәзер мобиль кушымтада яки Россия почтасының podpiska.pochta. ru сайтында да языла аласыз. Физик затлар өчен язылу бәясе - 759 сум, юридик затлар өчен - 849 сум. Гадәттәгечә, без газетага язылучыларыбыз өчен альтернатив вариант та тәкъдим итәбез, бәясе элеккечә – алты ай өчен 500 сум. ЛениноКокушкино, Питрәч, «Царево» торак комплексында урнашкан учреждениеләр альтернатив язылуны сайлый ала. Район үзәге оешмалары коллективларына аны эш урыннарына китереп бирәбез.
Шулай ук район газетасының яңа санын җир шарының теләсә кайсы почмагында алу өчен аның электрон версиясен 500 сумнан яздыра аласыз. Барлык кызыксындырган сораулар буенча безгә 3-04-37 телефонына шалтыратыгыз.
Район газетасына альтернатив ысул белән инде 300дән артык кеше язылды. Бу - 30га якын хезмәт коллективы. Почта аша газетага 600гә якын кеше язылды. Безнең белән калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа