Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Район халкын тревога сигналлары уятырга мөмкин

Питрәч районында 28 мартта гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләре үтәчәк. Хәзерге вакытта өйрәнүләргә әзерлек бара: инструктаж үткәрелә, районда ГО регламентлары буенча документлар өйрәнелә.

Гражданнар оборонасы – бу тулы бер чаралар комплексы, берәр бела-каза килеп чыкмаса, бу өлкәдәге эшләр турында белүчеләр күп түгел. Район хезмәтләре штат режимында гадәттән тыш хәлләргә каршы тора, ә менә җитди куркыныч хәлләргә каршы тору өчен барлык структураларның югары дәрәҗәдә үзара хезмәттәшлек итүе таләп ителә. Практикадан күренгәнчә, өйрәнүләр – гражданлык формированиеләренең катлаулы хәлләрдә үз вазыйфаларын үтәүгә әзерлекләрен тикшерүнең иң нәтиҗәле ысулы.
Өйрәнүләр көнендә, 28 мартта, питрәчлеләр гражданнар оборонасы сигналларын ишетергә мөмкин. Алар барлыгы бишәү: “Барыгызга да игътибар”, “Һава тревогасы”, “Һава тревогасы тәмам”, “Радиацион куркыныч”, “Химик тревога”. Алар өйрәнүләр кысаларында яңгыраргы мөмкин, һәр кеше алар буенча ничек эш итәргә кирәклеген белергә тиеш. Бу турыда без газетабызның узган санында (15 март) тулырак яздык, шулай ук сез ГО турында безнең pestrecy-rt.ru сайтыннан да укып белә аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса