Районда бер атнадан чәчү тәмамланачак
Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов район башлыгы Илһам Кашапов белән берлектә безнең районда чәчү кампаниясе барышын кош очар биеклектән күзәтте.
“Макс Ойл” ҖЧҖ хуҗалыгы кырларында министр вертолетын иртә таңнан көттеләр. Бу көнне аның эш визиты исемлегендә безнең район беренче булды. Чәчү барышы буенча, тулаем районның авыл хуҗалыгы тармагындагы проблемалары буенча фикер алышканнан соң, министр вертолеты Балык Бистәсе районына очты, аннан соң аны Теләче районында көтәләр иде.
Күпьеллык люцерна кырында Марат Готовичны агрофирмалар, район хезмәтләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары каршы алды.
Район башлыгы Илһам Кашапов кыр эшләре барышы турында сөйләде.
– Бүгенге көндә кырык мең гектарга якын мәйданның 22 мең гектарында чәчү эшләре башкарылды, бу барлык чәчүлек мәйданнарның 58 проценты. Көнгә уртача 3 мең гектар мәйданда чәчү чәчелә. Мондый темплар белән эшләсәк, чәчүне якындагы 5-7 көн эчендә тәмамларга планлаштырабыз, – диде ул. – Районда ягулык-майлау материаллары яки кирәкле запас частьләр белән проблема юк, һәркем эшлим дип тора, – дип билгеләп үтте Илһам Миңнеханович.
Марат Готович һәр авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесеннән эш барышы, проблемалары, планнары һәм үсеш нигезләре турында сорашты.
Мисал өчен быел “Рацин-Шәле” ҖЧҖ хуҗалыгында пай җирләрен дә эшкәртә башлаячаклар, әлеге җирләрнең хуҗалары белән килешенгән. “Агролак” ҖЧҖ хуҗалыгында 1800 гектар җирдә чәчү чәчеләчәк, инде 870 гектарында чәчелгән. Анда яңа инвестор узган елның февралендә эшли башлаган.
"Макс Ойл" ҖЧҖ хуҗалыгының да мәйданнары артты, 1750гә тагын 540 гектар өстәлде. Әлеге хуҗалыкта мөгезле эре терлек бар, шуңа күрә азыкка өстәмә сорау арта.
- Бүгенге көндә әлеге хуҗалык яңа ферма төзү проекты белән дә шөгыльләнә, аларның үсеш потенциаллары бар, - дип билгеләп үтте район башлыгы Илһам Кашапов.
Марат Әхмәтов бу хуҗалыктагы техника торышы белән дә кызыксынды.
Шуңа күрә министр бу хуҗалыкка да шундый техника сатып алырга киңәш итте.
– Шәһәргә якын районда яхшы эшчеләрне яхшы хезмәт хакы белән генә тотып торып була, шуңа күрә хезмәт хакын киметмәскә тырышырга кирәк.
Бездә МАЗ двигателе куелган МТЗ 1221, Т150 тракторлары, ике МТЗ Беларусь 82 тракторы, "Вектор" һәм "Простор" комбайннары бар. Хәзер тагын бер трактор һәм КамАЗ сатып алыр өчен кредит алабыз, - диде хуҗалык җитәкчесе.
Марат Готович билгеләп үткәнчә, киләчәк - куәтле һәм югары җитештерүчән техникада.
- 540 гектар җиргә хуҗа табылуы сезнең район өчен бик яхшы вакыйга, - дип билгеләп үтте ул.
Шуның белән бергә, районда проблемалы хуҗалыклар да бар. Алар: "Газовик" ҖЧҖ һәм "Гаврилов исемендәге" агрофирма. Алар белән бәйле мәсьәләләр игътибар үзәгендә тора.
Бүгенге көндә район кырларында 13 чәчү комплексы һәм шулай ук 40 гади чәчкеч эшли.
Министр авыл җирлеге башлыкларына да мөрәҗәгать итте, чөнки авыллардагы шәхси ярдәмче хуҗалыклар сөт бәясе төшү сәбәпле, бик кыен хәлдә калдылар. Киләсе яртыеллыкта аларга ярдәм күрсәтү буенча планнар бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа