Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Районда иң зур балалар бакчасы тәүге тәрбияләнүчеләрен кабул итте

Көек авылында яшәүче әти-әниләр һәм аларның балалары өчен шатлыклы вакыйга булды. 220 урынга исәпләнгән “Золотая рыбка” балалар бакчасы нәниләр өчен үз ишекләрен ачты! Мәктәпкәчә учреждение “Демография” милли проекты кысаларында төзелде.

Бинаны төзүгә узган елның ноябрендә керешкәннәр иде.
- Бина заманча, инновацион, лифт, видеокамералар, сигнализация белән җиһазландырылган, балалар бакчасы территориясе иркен, матур төзекләндерелгән. Биредә балаларны үстерү өчен кирәкле бөтен нәрсә бар, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов.
Балалар бакчасын ачу тантанасында район башлыгы Илһам Кашапов катнашты. Ул тәрбиячеләргә мөһим, игелекле эшләрендә уңышлар, ә нәниләргә күңел күтәренкелеге, яхшы дуслар һәм яңа белемнәр теләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса