Редакция ТР прокурорыннан Рәхмәт хаты алды
2021 ел безнең коллектив өчен күңелле вакыйгадан башланды: «Вперед» газетасы редакциясенә Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков Рәхмәт хаты тапшырды.
Кичә прокуратура органнары һөнәри бәйрәмнәрен – Россия прокуратурасы оешуга 299 ел тулуны билгеләп үтте. Бу дата уңаеннан Татарстан прокуратурасында иң яхшы хезмәткәрләрне, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен бүләкләү тантанасы узды.
«ТАТМЕДИА» АҖ «Питрәч-информ» филиалын Татарстан Республикасы прокуратурасы органнары эшчәнлеген объектив һәм һәрьяклап яктырткан, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга керткән өлеше өчен билгеләп үттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа