Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Шәле авылы буасында балык тоту буенча районның дүртенче ачык беренчелеге булып узды

Кечкенә балыкчыга - иң зур балык

Шәле авылы буасында һәвәскәр балыкчы Миңнулла Шәмсетдинов истәлегенә багышланган балык тоту буенча районның дүртенче ачык беренчелеге булып узды.

 Быел чикләүләр аркасында катнашучылар һәм җанатарлар нибары 15 кеше иде.
Турнир киеренке булды. Балык начар чирткәнгә, һәр тотылганы бик кадерле иде. Ярышта 10 яшьтән башлап балыкчылар катнашты, иң өлкәненә 73 яшь иде. Әмма бу эштә яшь мөһим түгел. Барысы да вакытка, урынга һәм башка факторларга бәйле. Һәр балыкчының да үз уңыш серләре бар. Тантаналы ачылудан һәм жирәбә салудан соң, балыкчылар балык тотуга кереште.

Беренче тотылган балык өчен призга Илмир Хөснетдинов лаек булды. Ул 200 граммлы кәрәкә тартып чыгарды.

Башка балыкчылар артта калырга теләмәде, һәркемнең савыты алабуга һәм кәрәкә балыклары белән тула башлады. Кармак сала башлаганнан соң өч сәгать сизелмичә дә үтеп китте - нәтиҗәләр ясарга вакыт. Балык начар эләккәнгә, тотылган балыкларны граммнарга кадәр санарга туры килде. Көтмәгәндә турнирның җиңүчесе - ун яшьлек питрәчле Ильяс Мөхәммәтшин булды.

Ул төп призны алды, шулай ук иң яшь катнашучы һәм тотылган иң зур балык өчен призлар да аңа эләкте. Аның балыгы 400 граммнан аз гына артыграк иде. Икенче урынны шәлеле Илмир Хөснетдинов, өченче урынны якташыбыз Дәниф Шәмсетдинов алды. Дәниф һәр турнирда призлы урын ала, ул балык тоту белән актив шөгыльләнә. Балык тоту ярышыннан соң башка конкурслар да узды. Кармак ыргыту
бәйгесендә Күннән Фәнис Миңнуллин җиңү яулады, ә төгәл эләгү буенча Дәниф Шәмсетдиновны билгеләп үттеләр.

Иң кечкенә балык тоткан өчен Адель Арсаев приз алды.

Призерлар һәм җиңүчеләр балык тоту кирәк-яраклары, медальләр, грамоталар алды. Спонсорлар – Питрәчтә Механизаторлар урамы, 2Б йортында урнашкан “Все для рыбалки” кибете, Шәледә һәм Күндә “Затлы” кибетләре, аларда балык тоту өчен кирәкле бөтен әйберне сатып алырга мөмкин. Миңнулла абыйның уллары Рамил һәм Рәдиф, кияве Илнар, Ирек Абдрәхимов, Рамил Гайнетдинов, спорт мәктәбе, район редакциясе дә ярышларны үткәрүгә үз өлешләрен керттеләр.

 

Ярыш ахырында һәркемне кайнар чәй, шашлык һәм Миңнулла Шәмсетдиновның тормыш иптәше Мөршидә ападан бәлеш көтте.

Реклама хокукында

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса