Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Шәледә балыкчылар беренчелеге үтәчәк

Елга-күл буйларында балык тотарга яратучыларны җәен дә, кышын да күрергә була. Күп кенә кешеләр әлеге шөгыль белән мавыга, шул исәптән безнең районда да.

2018 елның 1 июлендә  Шәле авылы буасында   һәвәскәр балыкчы Миңнулла Шәмсетдинов истәлеге призына калкавычлы  кармакка балык тоту буенча ачык беренчелек үтәчәк.

Ярышлар 8.30 башлана. Башта катнашучыларны теркәү һәм җирәбә салу булачак. Ярышта катнашучыларга бернинди чикләүләр юк.

Катнашучыларга бер калкавычлы кармак белән балык тотарга туры киләчәк. Алдавыч һәм җимнәрне катнашучы үзе сайлый.

Җиңүчеләрне  тоткан балыкларның гомуми авырлыгына карап билгеләячәкләр.

Шулай ук  балыкчылык буенча кызыклы ярышлар оештырылачак.

Җиңүчеләрне һәм призерларны ярышларны оештыручылардан һәм спонсорлардан, “Барысы да балыкчылык өчен” (Механизаторлар  урамы, 1Б йорт) һәм Илфат Галимуллиннан истәлекле бүләкләр көтә.

 

18+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса