Шәленең "Тургай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләре Тукайны искә алды
Бүген Шәленең "Тургай" балалар бакчасында өлкән төркем балалары катнашында Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан "Тукай безнең күңелләрдә" бәйрәм чарасы үтте.
Без әлеге чараны сөекле шагыйребез Габдулла Тукай тормышына кызыксыну уяту, балаларның хәтерләрен, сөйләм телләрен арттыру, әкият геройлары үрнәгендә балаларга хезмәт тәрбиясе бирү, әти-әнине, өлкәннәрне ярату, хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан оештырдык. Балалар сәнгатьле итеп Тукай шигырьләрен яттан сөйләде. Кечкенә генә булсалар да, кайбер әсәрләрне сәхнәләштерделәр. Кунакка әкият герое Шүрәле килде.
Балалар аны тиз танып алды. Бергәләп уйнады, күңел ачты. Бәйрәм балалар бакчасына йөрүче барлык балалар, тәрбиячеләр катнашында туган тел җырын җырлап тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа