Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Телеэкранда мин «А» хәрефен күрәм. Бу нәрсәне аңлата?

14 октябрьдә Татарстанда аналог тапшырулары туктатылачак. Телевидениесез калмас өчен цифрлы сигналга тоташырга кирәк.

Россия телевидение һәм радио челтәрләре федераль телеканаллар белән берлектә аналоглы телесигналны телеканалларның аналог версиясе логотипларына кертелгән «А» литерасы белән махсус маркировкалый. Бу тамашачы сигналны кабул итү ысулын ачыкласын һәм аналог тапшыруларын 14 октябрьдә өзгәнчегә кадәр өифрлы телевидениега күчәргә өлгерсен өчен эшләнгән.
Әгәр телевизор экраны почмагында телеканал логотибы янында «А» хәрефен күрәсез икән, димәк, сез элеккеге аналоглы телевизор иясе, яки цифрлы сигналны кабул итү режимына күчерелмәгән яңа телевизордан файдаланасыз.
Инде хәзер үк кабул итү җиһазларының аналог тапшыруларын өзүгә әзерлеген тикшерергә кирәк. Әгәр сез югарыда санап үтелгән телеканалларның логотиплары белән янәшә «А» хәрефен күрәсез икән, цифрлы телевидениегә күчәргә өлгерергә кирәк.
Әгәр телевизор заманча цифрлы стандарт ярдәмендә, ә антенна дециметрлы булса, менюга 20 телеканалны автокөйләүгә җибәрергә кирәк.
Әгәр телевизор заманча, ә антенна иске, метрлы икән, аны дециметрлыга алыштырырга кирәк булачак.
Әгәр сезнең телевизор иске үрнәктәге икән, өстәмә рәвештә цифрлы приставка кирәк.
Әгәр «А» хәрефләрен телеканал логотиплары янында юк икән, 20 яки аннан да күбрәк телеканаллар булса, димәк, сез цифрлы эфир телевидениесен карыйсыз яки кабель яки спутник телевидениесе операторлары абоненты булып торасыз һәм сезгә борчылыр урын юк.
Элегрәк Россиянең 64 төбәге федераль каналларның аналогик трансляциясен туктаткан иде. 14 октябрьдә "аналог" ны тагын 21 төбәктә сүндерәчәкләр.
Кайнар линия телефоны: 8-800-220-20-02.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса