ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Питрәчтә гражданнар кабул итте
Халык социаль яклау һәм эш белән тәэмин итү үзәге линиясе буенча биш сорау белән мөрәҗәгать итте.
Район хакимиятендә социаль яклау һәм халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча гражданнар кабул итү булды. Әлеге чара ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин рәислегендә узды.
Ул социаль-хезмәт мәсьәләләрен хәл итү буенча мөрәҗәгать иткән биш питрәчлене тыңлады. Мөрәҗәгатьләр декрет ялындагы аналарны социаль яклау бүлегеннән бушлай яңадан укыту программасы, авыл укытучылары өчен газификация чыгымнарын компенсацияләү, социаль хезмәткәрләргә тиешле еллар эшләгән өчен өстәмә түләү белән бәйле иде. Шулай ук мөрәҗәгать итүчеләрнең башка сораулары да каралды. Һәр сорау буенча Рөстәм Фәйзрахманович тиешле аңлатмалар бирде.
Гражданнарны кабул итү эшендә шулай ук структура бүлекчәләр җитәкчеләре дә катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа