Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Туган илебезгә тугры булырга ант иттеләр

Питрәч делегациясе Самарада хәрби частьта хезмәт итүче солдатларыбыз янына барды. Хәрби ант бирү тантанасында егетләрнең ата-аналары да катнашты.

– Без бу матур традицияне дәвам итәбез, Самара хәрби часте белән дустанә мөнәсәбәттә торабыз, даими рәвештә Самарага солдатларның присяга кабул итү чарасына барабыз, – дип билгеләп үтте район хәрби комиссары Владимир Гузич. - Бу юлы безнең раойннан унике егет туган илгә тугры булырга ант бирде. Хәзерге вакытта анда тагын тугыз питрәчле хезмәт итә.
Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Фәсхетдинов, хәрби комиссар Владимир Гузич, мәгариф бүлеге башлыгы Азат Шәйхисламов һәм Виктор Курмышев катнашты. Егетләр янына әти-әниләре дә килде, алар улларының хезмәт итү урыныннан канәгать калды.
Исегезгә төшерәбез, язгы чакырылыш вакытында бирегә Күн авылыннан берьюлы алты егет килде. Хәзер алар бергә хезмәт итәләр.
- Аз гына вакыт узса да, улым Зөлфәт олыгаеп киткән, - ди Минзилә Вәлиева. - Ул дуслары белән хезмәт итә, барысы белән дә канәгать. Безгә дә бик ошады, шартлар яхшы, шуңа күрә без хәзер тыныч һәм аның янына барып кайтуыбызга бик тә шатбыз.
- Командование дә ошады, безне бик яхшы кабул иттеләр, улым Рәхимгә дә бар да ошый, - дип өсти Күн авылында яшәүче Розалия Галиева да. - Улларыбызның якын җирдә һәм бергә хезмәт итүләре сөендерә. Аларны зарыгып көтәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: армия