Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы Газета

Уку елы тәмамлану уңаеннан Питрәч районы башлыгы Илһам Кашаповның мөрәҗәгате

Хөрмәтле укытучылар, ата-аналар! Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!

Барлык мәктәп укучылары өчен иң дулкынландыргыч һәм шатлыклы бәйрәм – Соңгы кыңгырау белән ихлас котлауларымны кабул итегез! Тиздән районның белем бирү учреждениеләре 94 чыгарылыш сыйныф укучысын олы тормышка чыгарачак. Шулай ук быел 9 нчы сыйныфны 290 укучы тәмамлый.

Мәктәпне тәмамлау - һәр кеше тормышында мөһим этап. Алда бердәм дәүләт имтиханын тапшыру рәвешендә җитди сынау көтә. Мәктәптә алган белемнәрегез сезгә аларны лаеклы үтәргә ярдәм итәр дип ышанам.

Сезнең күбегез алга таба үз сәләтегезне нинди һөнәрдә файдаланчагызны төгәл белә инде. Без сезнең уку йортларын тәмамлаганнан соң туган районыгызга кайтачагыгызга ышанабыз. Сезнең талант, энергия, инициатива, актив тормыш позициясе нәкъ менә биредә кирәк.

Хөрмәтле укытучылар! Фидакарь хезмәтегез, сабырлыгыгыз һәм ихласлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сезгә иҗади уңышлар, тырыш укучылар, нык сәламәтлек, гаиләләрегездә тынычлык һәм иминлек телим.

Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре! Сезгә сабырлык, сәламәтлек телим, балаларыгыз белән бәйле барлык хыял-өметләрегез чынга ашсын, ә аларның уңышлары сезнең өчен бүләк булсын.

Кадерле укучылар! Без сезнең язмышыгызга битараф түгел. Сезнең һәркайсыгыз үз белемнәрегезне һәм сәләтләрегезне тиешле юнәләштә куллана алсын һәм тормышта үз урыныгызны тапсын өчен без көчебездән килгәннең барын да эшләрбез.

Сезгә имтиханнарны уңышлы тапшырып, барлык планнарыгызны һәм уй-ниятләрегезне тормышка ашыруыгызны телим. Хәерле юл сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса