Урманга да, үзегезгә дә зыян китермәгез
Мандарин, шампан шәрабыннан һәм чыршыдан башка нинди Яңа ел була ди. Бу көннәрдә күпләр яңа ел бизәге булган яшел чыршы бизәп куярга ашыга. Кемнәрдер ясалма чыршыларны бизәсә, кайберәүләр исә хуш ис аңкытып торучы урман чибәркәйләренә өстенлек бирәләр.
Чыршыны рөхсәтсез кисү - закон бозу дигәнне аңлата. Агачларны законсыз кискән өчен штраф каралган, аның бәясе физик затларга - 5 мең сумнан, юридик затларга 400 мең сумнан башлана. Ә зыянны 5 мең сумнан артык бәяләсәләр, җинаять эше кузгатыла. Бу хакта газетаның баш мөхәррире Ольга Шәриповага “Лаеш урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесенең Питрәч урманчылыгы участок урманчысы Булат Галимуллин сөйләде.
- Миңа калса, бүген күпчелек кешеләр ясалма чыршы сайлый, тик фатирны традицион чын чыршы белән бизәргә яратучылар да, алай гына да түгел, урман гүзәлен бушлай алырга теләүчеләр дә бардыр?
- Чыршы-наратларны законсыз кисеп алган өчен штрафларның елдан-ел артып торуына да карамастан, урманнарда ел саен берничә хокук бозучы теркәлә. Быел мондый очраклар әлегә юк, әмма урманчылар һәм район эчке эшләр бүлегенең полиция хезмәткәрләре Питрәч урманнары территориясен күзәтә башладылар инде.
- Әгәр кем дә булса чыршыны урманнан кисеп алырга теләсә?
- Хокук бозучыларга барыбер түләргә туры киләчәк, өстәвенә, берничә тапкыр күбрәк. Аларны административ штраф көтә: гражданнарга - 5 мең сум, вазыйфаи затларга - 50 мең сум, юридик затларга 400 мең сумнан 700 мең сумга кадәр. Моннан тыш, мондый юл белән алынган агач конфискацияләнәчәк. Ә зыян суммасы 5 мең сумнан артып китсә, җаваплылык та артачак, чөнки мондый гамәлләр җинаять җаваплылыгына тартылачак. Законсыз киселгән агачны алган, яки саткан кешеләр дә җаваплылыкка тартыла.
- Бәйрәмнәр алдыннан иң төп сорау – район халкына Яңа ел чыршысын кайдан алырга соң?
- Әгәр бәйрәмне бизәр өчен чын чыршыны сайларга уйласагыз, аны питомниклардан сатып алырга кирәк. Без, әйтик, махсус нарат һәм чыршылар үстерәбез, аларны кисү урман хуҗалыгына зыян китермәячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа