Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Уяу булыгыз, алдакчылар тозагына эләкмәгез!

Күпләр, пенсия яшенә җитеп, лаеклы ялга китәргә ашыкмый, сәламәтлеге мөмкинлек биргәндә эшләвен дәвам итәләр.

Соңгы арада  эшләүче пенсионер агымдагы ел азагына кадәр эштән китмәсә, ул узган индексацияләрне исәпкә алып, пенсия алмаячак дигән бик шикле мәгълүмат таралды. Хәбәрчебез Люция Сираҗиева Россия Пенсия фондының район идарәсе башлыгы Искәндәр Әхмәтҗановтан бу мәгълүматның чынбарлыкка туры килү-килмәве белән кызыксынды.


 - Искәндәр Әхтәмович, эшләүче пенсионер агымдагы ел азагына кадәр эштән китмәсә, узган индексацияләрне исәпкә алып, пенсия алмаячакмы?
- Юк, бу ялган мәгълүмат. Россия Федерациясе законнары нигезендә, хезмәт эшчәнлеген туктаткан пенсионер, эш чорындагы барлык индексацияләрне исәпкә алып, пенсия ала башлый. Хезмәт эшчәнлеген туктатып пенсия  алучының пенсиясен индексацияләүне яңарту һәм аны тулысынча түләү эштән азат ителү датасыннан алып өч тулы ай узгач, ягъни дүртенче айга башкарыла. Көтү вакыты пенсионерга бер тапкыр компенсацияләнәчәк.
Шикле очракларда питрәчлеләргә 30478 телефоны буенча клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә яки 8(843) 27-9-27-27 номеры буенча «Кайнар линия»гә шалтыратырга киңәш итәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса