Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

«Вакытында чәчтеләр, шытымнар әйбәт, азык әзерләү яхшы бара»

Профильле ведомство башлыгы Марат Җаббаров безнең районда авыл хуҗалыгының бүгенге хәленә әнә шулай дип бәя бирде

Районга эшлекле сәфәре башында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Муллагалиев крестьян-фермер хуҗалыгының күпьеллык үлән басуында район аграрийлары һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

- Соңгы дүрт елда «Ак барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖ җитештерүен модернизацияләүгә 891 миллион сумнан артык акча кертелде, - дип сөйләде кошчылык комплексы генераль директоры Сергей Андреев. Биредә уртача хезмәт хакы 35 429 сум тәшкил итә. Чәчәк үстерү белән шөгыльләнүче Богородск теплица комбинаты хезмәткәрләре, мәсәлән, аена уртача 20 мең сум акча алалар.
- Хезмәт хакын бирүдә кыенлыклар кышкы чорда була, ә хәзер безнең сезон – эш уңышлы башкарыла, – ди фермер Павел Владимиров.
Очрашуда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә аерым игътибар бирелде, авыл хуҗалыгы җитештерүенең гомуми күләмендә аларның өлеше ел саен арта бара. Безнең районда 8 зур хуҗалык һәм 60 крестьян-фермер хуҗалыгы бар, шуларның 37 се терлекчелек өлкәсендә эшли. 26 КФХ төрле программалар (Агростартап, «Яшь фермер», «Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» һәм башкалар) буенча грантлар откан.
Фәрит Хәйруллович районда эшсезлек дәрәҗәсе белән дә кызыксынды.
- Безнең районда эшләүче предприятиеләр катлаулы чорда эш урыннарын саклап кала алдылар. Эшсезләр саны шәһәрдә эшләгән һәм үз эш урыннарын югалткан якташларыбыз исәбенә артты, ә эшсезләр буларак, алар прописка урыны буенча, ягъни бездә теркәләләр, – дип аңлатты район башлыгы Илһам Кашапов.
Очрашу барышында шулай ук Конституциягә төзәтмәләр һәм булачак гомумроссия тавыш бирү турында да сөйләштеләр. Дәүләт Советы рәисе барысын да тавыш бирүдә актив катнашырга чакырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса