Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

"Вперед" ("Алга") район газетасы редакторы Ләйсән Мифтахова питрәчлеләргә мөрәҗәгать итте

Хөрмәтле укучыларыбыз! Узган ел без бергә булдык, моның өчен сезгә чиксез рәхмәтлебез.

Яңа елда да безнең район газетасыннан  аерылмаучыларга һәм беренче тапкыр язылучыларга  зур рәхмәт! Сезнең һәркайсыгыз "Вперед"- “Алга” газетасын алуның кулай формасын сайлап алды. Кемгәдер аны почтальоннар китереп бирә, кемдер барлык әбүнәчеләрдән алданрак үзләренең электрон адресларына ала. Ә кемгәдер эшкә редакция хезмәткәрләре алып килә.Шуны исегезгә төшерәсе килә,  Питрәч районы газетасын  шулай ук сәүдә урыннарында сатып алырга була.

Безнең киштәләр түбәндәге сату нокталарына  урнаштырылды:

  • "Созвездие канцтоварлар һәм хуҗалык товарлары кибетендә, ИП Мишина;
  • “Мегабайт” телефоннар һәм аксессуарлар кибетендә – “Батыр” кинотеатры каршында “Пятерочка” бинасында, ИП Әхмәтшин;
  • Осиново бистәсендәге азык-төлек кибетендә;
  • Школьная урамындагы "Сестрица" су сату ноктасында (суга заказ биргәндә газетаны бушлай китерәчәкләр).

2021 елда без Питрәч районы тормышын яктыртуны дәвам итәчәкбез. Ул көннән-көн матурая һәм динамик темплар белән үсеш ала. Бездә вакыйгалар шактый күп. Алар барысы да безнең газета битләрендә, шулай ук безнең сайтта һәм социаль челтәр төркемнәрендә чагылыш таба.

Быел газетада яңа сәхифәләр, яңа геройлар һәм яңалыклар күп булачак. Без сезнең белән аралашырга һәрчак әзер, һәм без һәрвакыт элемтәдә. Әгәр сездә кызыклы мәгълүматлар бар икән, 3-00-59 яки 3-04-37 номерына шалтыратыгыз. Без яшь авторлар, яшь корреспондентлар белән хезмәттәшлек итәргә әзер. Мөгаен, район мәктәп укучылары арасында талантлы балалар да аз түгелдер. Безгә языгыз, үз материалларыгызны җибәрегез һәм без аларны газетабыз битләрендә бастырырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса