Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Якташыбыз Айдар Цыкунов Кызыл мәйданда узган парадта катнашты

Җиңү Көнен бәйрәм итүнең иң төп вакыйгасы ел саен илебез башкаласы Мәскәүдә уза.

Әлеге вакыйганы миллионлаган кеше күзәтә. Бу көнне Кызыл мәйданга иртәдән үк зур игътибар бирелә. Быел якташларыбыз, бигрәк тә кощаклылар Җиңү парадын түземсезләнеп көттеләр. Чөнки Кызыл мәйдан буенча үткән солдатлар рәтендә якташыбыз Айдар Цыкунов та бар иде.
Айдар Цыкунов Кощак мәктәбендә һәм Казан шәһәрендәге 199 нчы мәктәпнең кадетлар классында укыды. Ул армиядә хезмәт итүгә максатчан рәвештә әзерләнде, спорт белән мавыкты, хоккей уйнады, авыл мәдәният йортында сәнгати үзешчәнлек алып барырга да өлгерде, бию белән шөгыльләнде, әти-әнисенә йорт хуҗалыгын алып баруда да актив булышты.
2017 елның көзендә Айдарның хыялы чынга ашты, аны армиягә чакырдылар. Ул Балтыйк флоты диңгез җәяүле гаскәрләрнең 336 нчы аерым бригадасында хезмәт итә. Әле апрель ае башында аның бригадасы Мәскәүгә Җиңү парадына әзерләнергә килде. Аның әти-әнисе, туганнары, дуслары һәм танышлары Балтыйк флотының Кызыл мәйдан буенча үтүләрен дулкынлану һәм горурлык хисләре белән көтеп алды. Без барыбыз да якташыбыз казанышлары өчен бик шат һәм без аңа алга таба да уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса