Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Яшь пианист мөфтигә музыкаль бүләк ясады

Яшь питрәчле Ильяс Сираҗиев Россия мөфтиләр советы рәисе, Шәле авылында туып-үскән шәех Равил Гайнетдинның юбилее уңаеннан үткәрелгән бәйрәм мәҗлесендә рояльдә композиция уйнады.

Ильяс күп кенә зур музыкаль конкурсларда катнаша, беренче урыннар яулый. Аны шундый чараларның берсендә күреп алганнар, малайның әти-әнисе белән элемтәгә кергәннәр һәм ничек чыгыш ясаганын видеога төшереп җибәрергә сораганнар. Ә тиздән Ильяс Сираҗиевны Мәскәүгә тантанага чакырганнар. Малайны музыка укытучысы Наталья Халикова озатып барган. Равил Гайнетдин белән очрашу алдыннан малай бик дулкынланган.
- Борчылма, залда синнән башка беркем дә юк дип күз алдыңа китер, музыканы тыңла һәм ләззәт ал, - дип тынычландырган улын әнисе Илнара Сираҗиева.
Шунысы игътибарга лаек, ул Шәлегә, шәехнең кече ватанына барып, кувшинга чишмә суы алып, улына бирә һәм аны Равил Гайнетдинга тапшырырга куша.
Ильяс сүзләренчә, Равил Гайнетдин бүләкне ошата, шулай ук ул малайны чыгышы өчен мактый, һәм, үз чиратында, яшь якташына истәлеккә үзенең бер китабын бүләк итә.
Равил Гайнетдин - фәлсәфә фәннәре кандидаты, мөселман дине, мөселман догматикасы һәм хокукы буенча күп кенә фәнни хезмәтләр авторы, Мәскәү югары рухи ислам көллияте профессоры, Евразия халыкара фәннәр академиясе академигы. Казанның «Нур Ислам» икенче Җәмигъ мәчетенең беренче имам-хатыйбы буларак, нәкъ менә Казанда дини хезмәтен башлый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса