Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Яшь питрәчлеләр “Матур язам” республика конкурсы җиңүчеләре һәм призерлары булдылар

"Матур язам" республика иҗади конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды.

Ул 17, 19 сентябрьдә булып узды. Чарада 27 мәктәпкәчә (5-6) яшьтәге укучылар һәм Татарстан Республикасының 1дән алып 6 нчы сыйныфка кадәрге 300 укучы катнашты.
Питрәч районы мәктәпкәчә яшьтәге укучылары арасында 5се җиңүче һәм 7се - призер булды. Иң яхшысы булып "Родничок" балалар бакчасыннан Тамина Хасбеева саналды (тәрбияче Галләмова Резида Равиловна), ул 74 балл җыйды. "Бәләкәч", "Солнышко", "Кыңгыраучык" балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре призерлар булды.
Питрәч районы укучылары арасында иң яхшысы булып Ленино-Кокушкино мәктәбенең 1В сыйныф укучысы Даниэль Галләмов саналды (тәрбияче Низамова Әлфия Тимергалиевна). Ул 80 балл җыйды.
Конкурс оештыручылары фикеренчә, матур язу - бик кирәкле һәм мөһим процесс. Пөхтә, матур эшләр дөрес язарга гына ирек бирми, баланың дөньясын формалаштырырга йогынты ясый, аңа эчке яктан матур кеше булып үсәргә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса