Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Үзара салым авыл проблемаларын хәл итә

Бу якшәмбедә районыбызның егерме бер авыл җирлегендә гражданнардан үзара салым кертү мәсьәләсе буенча җирле референдумнар узачак.

Хәбәрчебез әлеге тема буенча Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Сергей Павловка мөрәҗәгать итте.

- Сергей Николаевич, гражданнардан үзара салым буенча референдум үткәрү өчен бердәм тавыш бирү көне билгеләнгән - ноябрьнең өченче якшәмбесе. Республиканың барлык кешесе дә бер үк көнне тавыш бирәме?

- Агымдагы елның августында Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы Президиумы бу карарны кабул итте. Референдумнар ел башында үткәрелә иде, ә аннары акча средстволары һәм барлык тиешле документлар раслау өчен билгеле бер инстанцияләр аша үткәч кенә бюджеттан дәүләт ярдәме бик соң килә иде. Шуның нәтиҗәсендә планлаштырылган эшләрне башкарып чыгу мөмкин түгел иде. Шуңа күрә, референдумнарны ел ахырында үткәрергә дигән карарга киленде. Быел ул 20 ноябрьдә үтәчәк. Бу көнне районның барлык авыл җирлекләрендә җирле референдумнар үтәчәк.

- Референдумда катнашучыларга үзара салым турында аңлатып үтү артык булмас, мөгаен?

- Бу җирле билгеләнештәге төгәл бер мәсьәләне хәл итү өчен гражданнарның бер тапкыр акча түләүләре. Күпчелек авыл җирлекләрендә салымнан җыемнар күп түгел, мәҗбүри тәртиптә җыелган салымнар гына авыл проблемаларын хәл итүгә җитми. Шуңа күрә гражданнардан үз теләкләре белән салым салу системасы кертелде һәм бу җирле бюджетның үз керемнәрен тулыландырырга мөмкинлек бирә. Мондый салым елга бер тапкыр түләнә, аны кертү һәм кертмәү мәсьәләсен референдумнарда хәл итәләр.

Сайлау комиссиясе референдумны үткән дип санасын өчен анда исемлеккә кертелгән гражданнарның яртысы катнашырга тиеш. Шарт буенча тавыш бирүчеләр саны яртысыннан да кимрәк булмаса, референдум үткән дип исәпләнә.

- Әгәр референдум үзара салым мәсьәләсен уңай хәл итсә?

- Бу очракта референдум карары һәркем өчен мәҗбүри, шул исәптән каршы тавыш бирүчеләр һәм тавыш бирүдә катнашмаучылар өчен дә.

- Җыелган акчалар нәрсәгә тотылачак?

- Үзара салым хисабына хәл ителә торган проблемалар барлык кеше өчен дә актуаль. Гражданнар җыеннарында авыл халкы референдум средстволары суммасы күләмен һәм аның нинди максатлар өчен тотылачагын бергәләп хәл итә. Нигездә, бу урам утлары системасын модернизацияләү, су белән тәэмин итү челтәрләрен ремонтлау, скважиналарның санитар зоналарын төзекләндерү һәм яңа су башнялары урнаштыру, контейнер мәйданчыклары төзү һәм төзекләндерү, зиратларга койма тоту, һәм әлбәттә инде юллар ремонтына тотыла. Быел референдум средстволары суммасы күпчелек авыл җирлекләрендә 500 сум. Мәсәлән, Татар Казысы авыл җирлегендә гражданнар җыенында 2000әр сум җыярга дигән карарга килгәннәр. Референдум җавабы уңай була икән алар бу акчаларны юлларны төзекләндерүгә тотачаклар.

- Тавыш бирергә кайсы вакытта килергә кирәк?

- Референдум 20 ноябрьдә иртәнге сәгать 7дән кичке сәгать 8гә кадәр үткәрелә. Үзегез белән паспорт булырга тиеш. Әгәр отпуск, командировка, эш режимы яки башка игътибарга алырлык сәбәпләр буенча тавыш бирергә килә алмасагыз, сез 16-19 ноябрьдә сайлау участогы бинасында эш көннәрендә 16.00дән 20.00гә кадәр, шимбә көнендә 8.00дән 16.00гә кадәр вакытыннан алда тавыш бирә аласыз. Мөһим сәбәпләр буенча (авыру, инвалидлык) сез тавыш бирү көнендә сайлау участогына килә алмасагыз, сез сайлау комиссиясенә 20 ноябрьдә 14.00дән дә соңга калмыйча килә алмавыгыз турында телдән һәм язмача хәбәр итә аласыз.

- Сайлау участоклары урыннары үзгәрмәдеме?

- Үзгәрешләр юк. Сайлау участоклары адреслары турында мәгълүмат районның рәсми сайтында урнаштырылган.

- Бюллетенда нинди сораулар булачак?

- Сезгә "әйе" яки "юк" дигән сүзләрнең берсенә тамга куярга кирәк булачак. Әгәр дә сез "әйе" дисез икән, димәк сез авылыгыз үсеше өчен тавыш бирәчәксез. Сүземне йомгаклап, барлык питрәчлеләрне референдумда катнашырга һәм районыбыз авылларын төзекләндерү өчен үзара салым кертү турындагы тәкъдимне хупларга чакырам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X