Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Үзара салым - файдалы да, отышлы да

Безнең районның һәр авылында үзара салым программасы буенча инде нинди дә булса эш башкарылган: кайдадыр юлларны ремонтладылар, су белән тәэмин итү һәм урамнарны яктырту системаларын яңарттылар, яңа күперләр салдылар, һәйкәлләрне, чишмәләрне, зиратларны төзекләндерделәр һәм башка төрле эшләр башкардылар.

Безнең районда үзара салым программасы 2015 елда старт алды. Бу чорда әлеге программа буенча районда гражданнардан җыелган гомуми сумма егерме миллион сумга якын тәшкил иткән. Республика бюджеты хисабына бу сумма дүрт тапкыр арттырылган. Иң күп акчаны питрәчлеләр 2017 елда иң күп акча җыйган – бу 5 миллион 970 мең сум. Быел халыктан җыелган акчаларның гомуми күләме дүрт миллион сумнан бераз гына артык тәшкил итте. Финанслашу хисабына муниципалитет егерме миллион сумга якын акча алачак. Акчаны тоту өчен иң популяр юнәлешләр - юл эшләре, җирлек территорияләрен төзекләндерү, су белән тәэмин итү, зиратларны төзекләндерү һәм карап тоту. Үзара салым программасында иң актив катнашучылар булып Кибәч, Күн, Надеждино, Татар Казысы, Чыты һәм Янсуар авыл җирлекләрендә яшәүчеләр тора.
1 декабрьдә үзара салым кертү мәсьәләсе буенча референдум Шәле авыл җирлегендә, ә 8 декабрьдә Питрәчтә узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса