Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Питрәч районы башлыгы Илһам Миңнеханович Кашапов туган көнен билгеләп үтә

13 апреля 2023, 05:52

65

0

0

Питрәч районы башлыгы Илһам Миңнеханович Кашапов туган көнен билгеләп үтә

Без, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре буларак, аның эш көннәрен даими яктыртабыз: гади халык белән теге яки бу проблемалар турында фикер алышканын, талантлы балаларны, авыл хезмәтчәннәрен бүләкләгәнен яки ветераннарны туган көннәре белән котлаганын, мөһим киңәшмә үткәргәнен. Ул ягымлы, ярдәмчел, битараф булмаган, шул ук вакытта таләпчән, катгый, тәнкыйди дә, әмма ул һәрчак уңай нәтиҗәләргә ирешергә омтыла.
Илһам Миңнеханович, сезгә киңәшләрегез, тәкъдимнәрегез һәм ярдәмегез өчен рәхмәтлебез. Максатчанлыгыгыз, оештыру сәләтегез, актив тормыш позициягез, иң катлаулы хәлләрдә килеп туган мәсьәләләрне дөрес чишә белүегез районыбызның үсешенә һәм чәчәк атуына ярдәм итсен!
Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, җаваплы һәм катлаулы эшегездә уңышлар телибез.

Хөрмәт белән, «ТАТМЕДИА» АҖ «Питрәч-информ» филиалы коллективы 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса