Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Питрәчтә яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез НИГЪМӘТҖАНОВ Хәмит Миннулла улына 2 декабрьдә 65 яшь тула.

30 ноября 2018, 15:46

1000

0

0

Питрәчтә яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез НИГЪМӘТҖАНОВ Хәмит Миннулла улына 2 декабрьдә 65 яшь тула.

Сине ихлас күңелдән олы юбилеен белән котлыйбыз.
Сиңа нык сәламәтлек, тыныч тормыш, без, балалрыңның, оныкларыңның игелеген күреп яшәвеңне телибез. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын.
Әтиебез – безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.
Төрле чакны күргәнсеңдер,
Йөрәгеңдә күптер яра да,
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Минсәвия, кызларың Алсу, Айгөл, кияүләрең Илшат, Алексей, оныкларың Адель, Искәндәр, Анжелика, Әмир.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса