Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2022 елда питрәчлеләр 812 мең литр алкоголь продукциясе сатып алган

Алкоголь сату күләме 15%ка артты

2022 ел нәтиҗәләре буенча районда алкоголь продукциясен сату күләме 15%ка арткан һәм 812 мең литр тәшкил иткән. Шул ук вакытта аракы сату күләме 13%ка (44 мең литр) арткан. 2022 елда барлыгы 387 мең литр күләмендә аракы сатылган. 

Узган ел районда 12 агулану очрагы теркәлгән, шул исәптән 7се үлем белән тәмамланган. 

Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге барлык хокук бозу очраклары турында район халкы «Халык контроле», ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Интернет-кабул итү бүлмәсе, шәхси кабул итү, яки «кайнар линия» телефоны аша хәбәр итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса