Эшләр республика программасы кысаларында узачак
Районда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча республика программасы гамәлгә ашырыла. Быел ул районның Кощак, Питрәч һәм Ленино-Кокушкино авылларында урнашкан 10 бинага кагылачак.
Ремонт түбәндәге адреслар буенча башкарылачак:
- Кощак авылы: 50 лет Победы урамы, 1 нче һәм 2 нче йортлар; Центральная урамы, 32 нче йорт.
- Питрәч авылы: Вишневая урамы, 5 нче йорт; Мишанин урамы, 11 нче йорт; Перчков урамы, 1 нче, 3 нче һәм 5 нче йортлар.
- Ленино-Кокушкино авылы: Центральная урамы, 5 нче йорт; Гагарин урамы, 9 нчы йорт.
Һәр йортның планлаштырылган эшләр исемлеге бар. Аңа түбәләрне, фасадны, су чистарту, салкын су белән тәэмин итү, эчке инженерлык электр белән тәэмин итү системаларын ремонтлау керә.