6 февральдә Татарстан Милли музее һәм аның филиалларына керү бушлай булачак
Җәмгыять

6 февральдә Татарстан Милли музее һәм аның филиалларына керү бушлай булачак

Бу хакта Татарстан Милли музее матбугат хезмәте хәбәр итә.

6 февральдә Казан халкы һәм кунаклары Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына түләүсез керә алачак.

Кунакларны Г.Тукай әдәби музее, А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее, В.И.Ленинның йорт-музее, М.Җәлилнең музей-фатиры, Е.А.Боратынский музее, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында, Ш.Камалның мемориаль фатиры белән татар әдәбияты тарихы музее, К.Насыйри музее, Печище авылындагы Янка Купала музее, Красновидово авылында А.М.Горький музеенда кабул итәчәкләр.