8 мартта Казан парковкалары бушлай эшләячәк
Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә
8 Март, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Казанның муниципаль парковкалары бушлай эшләячәк. Шул рәвешле, киләсе атнада паркинглар бушлай эшләячәк көннәр саны өчкә җитәчәк.
2022 елдан ТР башкаласында муниципаль парковкалар шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә бушлай эшли. Эш көннәрендә 8.00-19.00 сәгатьләрдә бу хезмәт өчен түләргә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа