Африка чумасын ияртмәс өчен питрәчлеләргә урманга бармаска киңәш ителә
Кыргый дуңгызлар санын җайга салу буенча чаралар планлаштырылган
Питрәч районында Африка чумасы табылган. Шәле авылы янындагы аучылык хуҗалыгы территориясендә кыргый кабаннарның диагнозын раслау өчен анализлар ясалды. Нәтиҗә уңай булды.
Шуңа бәйле рәвештә инфекция таралуга юл куймау һәм хайваннар санын җайга салу өчен эпизоотик учактан 20 километр радиуста барлык кыргый кабаннарны ату планлаштырыла. Шуңа күрә, иминлек максатларында, халыкка урманнарга барудан тыелып торуларын сорыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа