Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Ак барс” кошчылык комплексы бухгалтеры Наталья Семенова үз эше турында сөйләде

21 ноябрь – Россиядә бухгалтерлар көне.

 

Наталья Семенованың эш өстәлендә бер  түгел, ә ике компьютер.

Һөнәрне кайвакыт кеше түгел, ә тормыш үзе сайлый. Бер белгечлек буенча укыйсың, нәтиҗәдә бөтенләй башка өлкәдә эшлисең. “Ак барс” кошчылык комплексы бухгалтеры Наталья Петровна белән дә шулай булган.

Мәктәп елларында ул хәрби табиб булырга хыяллана, хәтта Татвоенкоматка кадәр барып җитә, әмма анда кызларны алмыйбыз, дип әйтәләр. Аңа медицина институтына укырга керергә киңәш итәләр. Һәм ул шулай эшли дә. Яхшы укучы, медаль иясе, ул инде укуга кабул ителгән дияргә була, әмма бер белешмә кәгазе җитешми, аны өйгә кайтып алып килергә кирәк була. Ләкин   кызларын каядыр урнаштырырга дип килгән әти-әнисенең кире кайтып-килеп йөрисе килми. Шуңа күрә алар Казанның 42 нче училищесына баралар, анда Натальяны хатын-кызларга җиңел киемнәр тегүче булырга укырга алалар. Аның бу эшкә сәләте барлыгы ачыклана, ул пальтодан алып күлмәкләргә кадәр бик яхшы тегә. Бервакыт ул укытучысының кызы өчен туй күлмәге теккән. Бу  эшкә бер атна вакыты киткән  һәм бик шәп килеп чыккан. Аның беренче хезмәт эшчәнлеге башкаланың көнкүреш хезмәтләре йорты була, анда ир-ат курткалары тегә. 

«Мин предприятиенең бөтен республика буенча биш филиалы өчен җаваплы, аларның һәрберсендә меңнән артык төп средство бар. Эш тә күп, цифрлар да.  Барысын да истә калдыру өчен хәтер яхшы булу кирәк. Бер көнлек эш планы төзергә һәм аны төгәл үтәргә тырышам. Шул чакта баш та буталмый, барысына өлгерәсең дә».

1991 елда кияүгә чыга, аннары туган авыллары Ленино-Кокушкинода кош фабрикасына котельныйга лаборант булып урнаша. Декрет ялыннан соң Питрәчтә тегүче булып эшли. 2001 елда Наталья Петровна яңадан кошчылык комплексына кайта, бу юлы тара цехына эшче булып керә. 
Бу вакытта предприятиедә ышанычлы һәм белемле хезмәткәр – бухгалтер эзлиләр. Наталья Семенованы тәкъдим итәләр, ул ризалаша. Бухгалтер булып эшли башлагач, махсус белем дә ала: башта җирле училищеда, аннары Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә. 

– 2002 елдан бирле бухгалтер булып эшлим. Безнең эшебез кызыклы, шул ук вакытта тынгысыз да. Яңа компьютер программаларына күчкәндә, эш күп булды, вакыт кысан иде, шуңа күрә хәтта төнлә дә эштә калырга туры килде.  Бухгалтерлар учет мәгълүматларын төп кенәгәгә  керткән вакытларга туры килдем,тиене-тиенгә чагышканчы барысын да тикшерергә кирәк иде, – дип искә ала Наталья Петровна. 

Предприятиедә 10нан артык бухгалтер эшли, аларның һәрберсенең үз зонасы бар. Наталья Семенова төп средстволарны инвентаризацияләү белән шөгыльләнә, анда җиһазлар, транспорт, биналар керә. Ул барысын да саный, ә аннары документларда күрсәтелгән цифрлар белән чагыштыра. Шулай ук лизинг та аның өстендә, әле тагын подотчет затлар да бар. Хезмәткәргә, мәсәлән, запас часть сатып алырга кирәк ди, ул Наталья Петровнага мөрәҗәгать итә, ә ул барысын да документаль рәвештә теркәп бара һәм сатып алу өчен акча бирә. 

– Безнең һөнәрдә иң мөһиме – төгәллек һәм тәртип. Һәр цифр расланырга тиеш. Минем остазларым яхшы булды, бу Валентина Михайловна, Галина Филипповна, Зоя Васильевна, –  дип санап үтте бухгалтер. –  Һәр җирдәге кебек, бездә дә буталчык хәлләр була. Бервакыт мин филиалларның берсенә еллык инвентаризациягә килдем, бинаны эзлим, ә ул юк. Аны сүткәннәр булып чыкты, ә документлар миңа килеп җитмәгән булган. Яки җиһазларны саныйм, ә аны сүткәннәр, складка җибәргәннәр һәм онытканнар. Ләкин без барысын да бик тиз ачыклыйбыз, – дип ышандыра ул. 

Гадәти тормышта да ул бухгалтер гадәтләрен онытмый: чыгымнар керемнән артмасын дип барысын да санап, чагыштырып, күзәтеп бара. Бу кибеткә йөрү, гаилә бюджетына да кагыла. Күп еллар узгач та Наталья Семенова тегү осталыгын югалтмый, буш вакытларында урын-җир комплектлары, халатлар тегә, якыннары үтенече буенча чалбарлар кыскарта ала. Спорт белән шөгыльләнә: чаңгыда шуа, фитнеска йөри, волейбол уйнаудан да баш тартмый.


СОРАУ-ҖАВАП

– Һөнәри бәйрәмегезне ничек билгеләп үтәсез?

– Элек кафега яки ресторанга бара идек, соңгы ике елда коллектив белән театрга барабыз. Бу юлы Качалов исемендәге театрга билетлар сатып алдык. Хезмәттәшләребез безне һәрвакыт котлый. Яшел Үзән филиалы моны аеруча оригиналь рәвештә эшли, һәр ел безгә кызыклы бүләк ясыйлар, соңгысында бубликлардан счетлар ясаганнар иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса