Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Ак Барс" Кошчылык комплексы" кош караучысына мактаулы исем бирелде

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә питрәчле 30 елдан артык хезмәт куя.

Питрәчле Федосия Николаевага “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хәзмәткәре” дигән дәүләт бүләге тапшырылды.

Федосия Николаевна Николаева - «Ак Барс» кошчылык комплексының 3нче бүлекчәсендәге бройлер цехының кош үрчетүчесе. Тумышы белән Питрәч районынның Керәшен Сәрдәсе авылыннан. 1989 елда гаиләсе белән Ленино-Кокушкино (Черемыш-Апакай) авылына күченеп, птицефабрикага эшкә урнаша. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә 30 елдан артык хезмәт куя.

Кияүгә чыгып дүрт ел узгач, Көлкәмәр авылында эш булмавы сәбәпле, гаиләбез белән Ленино-Кокушкинога күчендек. Тормыш иптәшем белән птицефабрикага эшкә урнаштык: ул шофёр булып урнашты, мин мал сую цехына эшкә кердем. Җиде ел эшләгәннән соң, бүгенге көнгә кадәр тавык үрчетүче булып эшлим.
Һөнәремне алыштырырга уема да килгәне булмады, үз эшемне яратып башкарам. Чебиләрне беренче көннән үк нәни бәбиләр күк үстерәбез", - дип сөйләде Федосия Николаевна.

 

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса