Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Әлбәден» фестивалендә гражданнар сугышы чорындагы күренешләр күрсәтелде

Бу Петр Михайлович Гавриловның беренче хәрби тәҗрибәсе була

V Бөтенроссия «Әлбәден» фестиваленең беренче көне Гражданнар сугышы чорындагы сугышның тарихи реконструкциясеннән башланды.

Безнең якташыбыз, Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гаврилов үзенең хәрби юлын нәкъ менә шушы бәрелешләрдән башлый. Яшь чагында ук Кызыл Армия сафларына керә.

ТР Милли музееның фәнни реконструкция бүлеге мөдире Владислав Хабаров сүзләренчә, бүгенге реконструкция Петр Михайлович һәм гражданнар сугышында катнашучыларның истәлекләреннән һәм көндәлек язмаларына нигезләнеп күрсәтелә

- Безгә 28 нче Азин дивизиясе турында мәгълүматны бөртекләп җыярга туры килде. Без туплаган бар нәрсәне 1919 елда барган бер сугыш күренешенә берләштердек, - дип билгеләп үтте Владислав Хабаров. 

Иртәгә, 25 июньд, Бөек Ватан сугышының беренче көнендә булган Брест крепостендә ике сугыш күренеше күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса