Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Әлбәден» тарихии реконструкция фестивален тормышка ашыручылар аны ничек бәяли

Фестиваль быел бишенче тапкыр узачак.

Илһам Кашапов, Питрәч районы башлыгы

– Петр Гаврилов – нык ихтыярлы, көчле рухлы кеше. Минемчә, хәзерге буынны – илебез киләчәген без нәкъ шундый кешеләр үрнәгендә тәрбияләргә тиеш. Бүгенге көндә Петр Михайловичның Әлбәдендә туганнары калмаган. Ләкин әле без – ул көннәрдәге вакыйгаларны истә тотучылар, онытмаучылар, якташыбызның исемен мәңгеләштерүчеләр бар. Беркем дә безнең тарихны яңадан язарга яки Совет халкының Бөек Җиңүгә керткән өлешен киметергә батырчылык итмәскә тиеш. Район проекты буларак барлыкка килгән фестивальне бүген шундый масштабта оештыра алуыбызга шатланам һәм горурланам. Фестиваль мәйданчыгында оешма коллективлары һәм халык катнашында ел саен зур эш башкарыла. Без бу кирәкле патриотик эшне алга таба да алып барачакбыз.

Сергей Насонов, Липецк шәһәреннән реконструктор

– Беренче тапкыр мин Мәскәүдә реконструкциягә гади офис хезмәткәре буларак эләктем һәм бик күп тәэсирләр алдым. Хәзер үзем дә тарихи вакыйгаларны яктыртуда актив эшлим. «Әлбәден» фестивалендә дә ел саен катнаштым. Ул бер геройның батырлыгына багышлануы белән үзенчәлекле. Петр Гавриловның туган җирендә шундый масштаблы вакыйга тудырылуы зур кыйммәткә ия. Миннур Шәмсетдинов, Чыты мәдәният йорты директоры, реконструктор – Ел саен фестивальдә реконструктор буларак катнашам. Мин тарих белән кызыксынам, борынгы әйберләр җыям, үз музеемны булдырам. Шуңа күрә фестиваль барлыкка килгәч, анда катнашырга теләк белдердем. Реконструкцияне күңел ачу дип санаган кешеләрне бөтенләй аңламыйм. Ел саен бирегә меңләгән кеше килә, һәм минем әле «бик күңелле булды, бик яхшы ял иттек», дип әйткән бер кешене дә очратканым юк. Бу вакыйга һәркемнең күңелендә эз калдыра, яшь буынга белем бирә, тарих, туган ил турында уйланырга мәҗбүр итә.

Сәимә Шаһиәхмәтова, фестиваль волонтеры

– Мин дә фестивальдә өченче ел катнашам. Беренче елда актер буларак чыгыш ясадым, аннан соң инде волонтер булдым. Бу миңа зур чараны оештыруга төрле яктан карарга булышты. Минемчә, әгәр «Әлбәден» фестивале булмаса, минем яшьтәшләремнең күбесе якташыбыз Петр Гавриловның тормышы һәм батырлыгы турында белмәс иде. «Әлбәден» фикердәшләрне берләштерә, ата-бабаларның хәтерен сакларга ярдәм итә.

Айназ Галиәхмәтов, район үзәгенең икенче мәктәбе чыгарылыш укучысы

– Быел фестивальдә өченче тапкыр катнашам. Беренче тапкыр, дөресен генә әйткәндә, кызык кына иде. Хәзер мин моның бик мөһим һәм кирәкле эш икәнен аңлыйм. Биредә чынлыкта булган вакыйгалар кабатлана, аларның барышына, кием формасына, коралга һәм башка атрибутларга зур әһәмият бирелә. Бу - тарихны җитди итеп өйрәнү. Бабаларыбыз үткән юлны без истә тотарга һәм һәр егет үз Ватанын сакларга әзер булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса