Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Арышхазда авылында тукталыш павильонын җимергәннәр

Ул Колай мәктәбендә укучы һәм анда автобус белән баручы балалар өчен бик кирәк иде.

Питрәч районы Арышхазда авылында күптән көтелгән тукталыш павильоны барлыкка килде. 

Моңа олылар да, мәктәп укучылары да сөенергә генә тиеш югыйсә. Аны үзара салым программасында катнашкан авыл халкы ярдәме белән төзегәннәр. Шулай ук җыелган акчага Тагашево авылында да шундый ук тукталыш пункты төзергә карар иткәннәр. Әмма павильонны урнаштырып бер көн дә үтмәгән, икенче көнне иртән аны вандаллар җимергәннәр.

Авыл җирлеге башлыгы Наталья Поповская сүзләренчә, аны урнаштыру өчен акчадан тыш та күп көч куелган: төзүчеләр метрлы кувалдалар какканнар, аннары гына павильонны урнаштырганнар. Аларга үтеп баручы ир-атлар ярдәм иткән. Бу хәл күпләрдә ризасызлык тудырган. Мобиль мессенджерларның берсенең гомуми чатында бу хәл турында актив фикер алышканнар. Ләкин авыл җирлеге башлыгы балалар белән сөйләшергә үтенеп мөрәҗәгать иткәч, күпләрнең ачуы чыккан һәм балаларының моңа катнашы булмавы турында яза башлаганнар. Ә бит әле шушы көннәрдә Тагашево авылында шундый ук павильон урнаштырасы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса