Һава торышы гаҗәпләндерүдән туктамый
Җәмгыять

Һава торышы гаҗәпләндерүдән туктамый

Мин һәр елны көн саен һава торышын күзәтү көндәлеге алып барам. Алдагы елларда бу көнне нинди һава торышы булуы миңа бик кызык. Гадәттә, март аенда төнлә салкын булса, көндезгә җылыта. Гадәттә..., ә быел һава торышы гадәттәгечә генә булмады.

Быел кыш җылы килде һәм кар да бик аз яуды. Язның беренче аенда да һава торышының көйсезлеге гаҗәпләндерүдән туктамый. Узган җомгада яңгыр яуды, ә аннан соң салават күпере чыкты. Дүшәмбе исә, иртән кар яуды. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген, 18 мартта, көндез болытлы һәм һава температурасы 5 градуска кадәр күтәреләчәк.
2018 елда бу көнне тәүлек буе диярлек кар яуды һәм буран булды. Төнлә термометр баганалары минус 20гә җитте, ә көндез минус 16га кадәр төште. Кыскасы, чын кыш иде. Ун ел элек шундый ук һава торышы булган, төнлә минус 18, ләкин көндез инде минус 4.
2015 елда 18 март җылы кояшы белән куандырды, әгәр төнлә минус 5 булса, көндез инде һава температурасы плюс 5 градуска кадәр күтәрелде. Аннан соңгы елда көндез салкынча булды - минус 4. 2017 елда төнлә минус 5 градус суык, кар яуды, ә көндез нуль градус иде, 2019 елда да шундый ук һава торышы күзәтелде.

 

2015-2019 елларда 18 мартта Питрәчтә һава температурасы графигы.