Балык тоту качмас ул
Үзизоляция режимы һәм балык тоту тыелу сәбәпле, питрәчлеләргә сабырлыкларын җыеп, яраткан шөгыльләрен аерылып торырга туры киләчәк.
Безнең районда хәзер сулыкларга бару тыела. Яр буйларында полиция хезмәткәрләре патрульлек итә. Үзизоляция кагыйдәләрен бозучыларга административ беркетмәләр төзелә, аннан соң аларга 1-15 мең сум штраф яный. Моннан тыш, җәй башына кадәр балыкчылар өчен билгеле кагыйдәләр гамәлдә.
- Ел саен 25 апрельдән 5 июньгә кадәр калкавычлы кармаклар белән ярдан балык тотарга ярый. Көймәдән спиннинг, ятьмә һәм башкалар белән балык тоту тыелган, - дип аңлата аеруча саклана торган табигать территорияләренә күзәтчелек буенча районара бүлек җитәкчесе Александр Харламов. - Әгәр полиция яки балык күзәтчелеге хезмәткәрләре әлеге хокук бозу очракларын ачыкласалар, беркетмәләр төзелә. Кешегә зур суммада штраф салырга һәм хәтта җинаять эше кузгатырга мөмкиннәр, - дип йомгак ясый Александр Михайлович.
Быел Татарстанда Кызыл китапка кертелгән тагын 15 төр хайваннар һәм үсемлекләр өстәлде. Алар арасында Мишәдә яшәүче подуст балыгы бар. Шуңа күрә әгәр сез аны тотасыз икән, җибәрергә туры киләчәк. Югыйсә, балык күзәтчелеге белән очрашканда күңелсезлекләргә юлыгырга мөмкин.
Район территориясендә "Мишә" табигать тыюлыгы бар - Колай күпереннән алып район чигенә кадәр. Мишә елгасы аеруча саклана торган объект булып тора. Бу исемлеккә шулай ук Ленино-Кокушкино табигый-тарихи комплексы, Әшнәч елгасы, Юныс авылы янында урнашкан "Иске тегермән" урманы да керә. Бу территорияләрдә һәрвакыт транспортта йөрү һәм туктау, учак ягу, палаткалар урнаштыру тыела. Балык тоту, гөмбә, җиләк җыю рөхсәт ителә. Тик җәяү барырга туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа