Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бар да халык өчен эшләнә

Питрәчтә автостанциядән "Ак Барс" банкына кадәрге юлда зур ремонт эшләре алып барыла. Питрәч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Фәхретдиновтан бу турыда сөйләвен сорадык.


Язын Питрәчтә район башлыгы Эдуард Дияров инициативасы белән автостанциядән "Ак Барс" банкына кадәрге юлны төзекләндерү һәм тротуарларны реконструкцияләү башланды. Юл хезмәткәрләре поребриклар урнаштыралар, әлеге зонаны яшелләндерү өчен җир ташыйлар. Поребрикларның икенче ягыннан су агып төшәчәк...
Мондый уңай үзгәрешләргә сөенергә генә кирәк, шулай да кайбер питрәчлеләрнең канәгать булмавын күрәбез. Проребриклар кую мәктәпкә балаларын алып килүче ата-аналарга проблема китереп тудыра. Бу уңайдан Фәрит Масумович әлеге мәсьәләгә ачклык кертте:
- Дөрестән дә, мондый проблема бар. Әмма, мәктәп һәм мәктәпкәчә балалар учреҗдениеләр янәшәсендә машиналар күпләп туктарга тиеш түгел . Казанда мәктәп яннарында парковкалар күргәнегез бармы?
Мәктәп килгән машиналарга туктар урыннар бар - киоск һәм теркәү палатасы янында.
Ремонтланган мәйданчыкка асфальт салыначакмы дигән сорауга авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе: "Бу эш бик кыйммәтле, шулай да без тырышачакбыз" дип җавап кайтарды.
Шулай ук әлеге юлда чокыр-чакыр ремонтыннан соң яңа асфальт салыначак. Монда тротуарлар да төзекләндереләчәк.
- Тротуарлар янына поребриклар куелачак, бу яшел зонаны тротурдан аерып торырга ярдәм итә. Монда чәчәк түтәлләре, газон чирәме булачак. Кыскасы, барысы да халык өчен, аларга уңайлы һәм матур булсын өчен эшләнә.
Җәен Питрәч авылының кайбер башка урамнарында да юлларны һәм тротуарларны яңарту планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса