Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Барлык хәрби хезмәткәрләр 15 мең сумлык өстәмә түләүләр алачак

Ил җитәкчесе өстәмә түләүне хәрби училище курсантлары һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренә дә таратырга тәкъдим итте.

Россия Президенты Владимир Путин илнең барлык хәрби хезмәткәрләренә 15 мең сум түләргә йөкләде.

Дәүләт башлыгы «Бердәм Россия» партиясе съездының икенче өлешендә катнаша, анда сайлау алды программасының йомгаклау вариантын расланырга тиеш.

Бу түләүне, погондагы йолдызлар санына карамыйча, барысы да бер үк күләмдә алсын», — диде Владимир Путин.

Ул шулай ук әлеге түләүне хәрби училище курсантлары һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренә дә таратырга тәкъдим итте.

Бу инициативаны дәүләт башлыгы узган якшәмбе көнне «Бердәм Россия» әгъзалары белән очрашуда ук белдерде.

 

ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса