Белгеч елның кайсы вакытында эштән китү отышлырак булуын аңлатты
Бу хакта SuperJob сервисында юридик практика директоры Александр Южалин сөйләде
Эш урынын ел ахырында түгел, ә соңрак – киләсе елда алыштыру отышлырак: закон кеше кайсы вакытта эштән китүгә карамастан бердәм гарантияләрне күздә тота, әмма кайбер компанияләрдә хезмәткәр анда ел буе эшләгән очракта гына унөченче хезмәт хакы түләнә.
«Закон кеше кайсы вакытта эштән китүгә карамастан бердәм гарантияләрне күздә тота, шунлыктан хәтта ел ахырында хезмәт килешүен өзгән очракта да хезмәткәр эш хакын тулы күләмдә, шулай ук хезмәт килешүендә каралган барлык өстәмә түләүләрне һәм чираттагы ялның файдаланылмаган көннәре өчен компенсацияләрне алырга тиеш», - диде ул.
Әмма, Южалин билгеләп үткәнчә, коммерция оешмаларында премияләр түләү мәсьәләсе башкачарак тора.
Белгеч унөченче хезмәт хакы түләү тәртибен һәм вакытын эш бирүче үзе билгеләвенә игътибар юнәлтте.
«Еш кына аны алу өчен компаниядә ел буе эшләргә кирәк», - дип өстәде ул.
Шул рәвешле, Южалин фикеренчә, барлык түләүләрне алу өчен «киләсе елда эштән китү файдалырак».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа