Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Белгеч: Май бәйрәмнәрендә эшләүчеләр икеләтә түләү алырга хокуклы

HeadHunter юристы, хезмәт хокукы буенча эксперт Татьяна Нечаева шул хакта сөйләгән.

Ял һәм бәйрәм көннәрендә эшкә җәлеп ителәчәк хезмәткәрләр эшләгән сәгатьләре өчен икеләтә түләү яки тулы ял көне алырга хокуклы. 

Юрист сүзләренчә, атнасына биш көн эшләүче россиялеләр 30 апрельдән 3 майга кадәр, ә аннары 7 майдан 10 майга кадәр ял итәчәк. Атнасына алты көн эшләүчеләр 1 майдан 2 майга кадәр һәм 8 майдан 10 майга кадәр ял итә. Сменалы график буенча эшләүчеләр эш көннәрендә гадәттәгечә ял итәчәк, әмма аларның ял көннәре график нигезендә билгеләнә.

Хезмәткәрләрне ял һәм бәйрәм көннәрендә эшкә җәлеп иткән өчен бу көндә эшләнгән сәгать өчен икеләтә күләмдә түләнергә тиеш яки башка ял көне бирелә», – диде Нечаева.

Эксперт хезмәткәрне ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә эшләргә язмача ризалыгы нигезендә җәлеп итәргә мөмкин булуы турында да билгеләп үтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса